Ипотекалы гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтү турында боерык имзаландылар
Россия резерв фондыннан төбәкләргә ипотека белән күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен өстәмә 5,5 млрд сум акча бүлеп бирәләр. Президентның тиешле боерыгын Михаил Мишустин имзалаган инде. Мәгълүмат хөкүмәт сайтында рәсми документтан килеп чыга.